news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дирижер Айдар Ниязов: Татар классик музыкасына юл бирүчеләр юк

Республика көнендә «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале кысаларында «Татар музыкасы үсеше юнәлешләре» дигән лекторий узды. Анда катнашкан дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов татар музыкасы үсешенә карата үз фикерләрен белдерде.

Дирижер Айдар Ниязов: Татар классик музыкасына юл бирүчеләр юк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Һәр контент кызыклы булырга тиеш. Мәсәлән, Милли музыка оркестры белән куелган концертлар, бер яктан, кызыклы иде. Чөнки мин – яшь дирижер, оркестрда да яшь музыкантлар уйный иде. Әмма замана үзгәрә, оркестрны да яңартырга кирәк булды. Күптән түгел «Үз телем» конкурсында грант җиңдек һәм бу оркестрны яңадан оештырып җибәрәчәкбез. Минемчә, ул кызыклы проект булачак.

Бездә татар классик музыкасына юл бирүчеләр юк. Мәсәлән, мин быел консерватория тарихында бакалавриат программасына укырга кергән беренче дирижер булдым. Бездә дирижерлар мәктәбе дә, композиторлар мәктәбе дә юк. Шулай булгач, ул татар музыкасы үсеше өчен нәтиҗә бирә алмый. Яшьләр бу юлдан бармыйлар, әмма алар барырга тиеш! Без бу эшне күптән түгел башлап җибәрдек.

Хәзер – цифрлы технологияләр заманы. Беренче әйтүем генә түгел, мәсәлән, «Яндекс» һәм башка төрле платформаларда татар музыкасы юк. Яңа татар музыкасы бар: Марат Яруллин, Гүзәл Уразова, Салават... Илшат Вәлиевның «Һаман яратам» җыры очраклы гына килеп чыкты. Анда Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр уйный дип беләм. Аны бик матур итеп яздырганнар һәм «Яндекс.Музыка»да тыңлап була. Миңа заманча платформаларда үзем теләгән музыканы тыңлау мөмкинлеге юк, ди ул.

Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100