news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Директорлар белән килешү төзелде

2015 елның июль аенда алдынгы мәктәпләр, артта сөйрәлүчеләр билгеле булачак

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов район мәгариф идарәләре начальниклары белән быел беренче тапкыр килешү төзегән иде. Узган атнада Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина да мәктәп директорлары белән шундый килешүләр төзеде.

“Белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү өчен мондый килешү төзү бик тә әһәмиятле. Күрсәткечләр буенча директорлар һәм мәктәпләр эшчәнлегенә бәя бирәбез”, – ди бу мәсьәлдә Вәсилә Сафиуллина.

Бу көнне Әгерҗе районы мәгариф идарәсе начальнигы 26 мәктәп директоры белән тантаналы шартларда килешүгә кул куйды. 2015 елның июль аенда алдынгы мәктәпләр, артта сөйрәлүчеләр билгеле булачак, дип белдерә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100