Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Директор булып эшләүче Зәй кешесе җинаять эше кузгатылгач, алимент буенча бурычын түләгән
Зәй районында туган 37 яшьлек ир-ат улына ел ярым алимент түләмәгән. Ул Чаллыга яшәргә күченгән, әмма алимент түләүдән качып китә алмаган. Элекке хатыны аңа карата җинаять эше кузгаткан. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
2018 елда әлеге ир-атның улына ай саен 0,5 яшәү минимумы күләмендә 4470 сум алимент түләргә тиешлеге турында суд карары үз көченә керә. Суд карарын үтәү суд приставлары хезмәтенә йөкләнә. Әмма ул җитди сәбәпләрсез күп мәртәбә алимент түләү буенча үз йөкләмәләрен бозган.
2022 елда суд тарафыннан 140 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем ителгән. Әмма шуннан соң да баласына алимент түләми. Гомумән, ел ярым эчендә аның 172750 сумлык алимент бурычы җыелган. Бу җинаять эше кузгату өчен нигез була.
Шунысын да әйтергә кирәк, гаепләнүченең даими хезмәт хакы бар һәм ул бер предприятиенең директоры булып тора.
«Элекке ир белән хатын суд утырышына килмәделәр, алардан башка гына эшне карау турында гариза бирделәр. Зыян күрүче хатын элекке иренә карата җинаять эшен туктатуны сорады, чөнки ул аңа китерелгән зыянны 200 мең сумнан артык күләмдә түләгән. Моннан тыш, ул зыян күрүчедән гафу үтенгән һәм аның аңа карата бернинди дә дәгъвасы юк», — дип хәбәр итәләр шәһәр судыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз