Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әдипнең иҗаты күпкырлы иде
Әдипнең иҗаты күпкырлы иде
(Уфа, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән талантлы татар язучысы Фәнил Әсәновның тууына 75 ел тулды. Шушы уңайдан республикада байтак кына хәтер чаралары үткәрү каралган.
Әдипнең туган ягы Кырмыскалы районы мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә язучылар катнашлыгында гыйнвар башыннан ук китап укучылар конференцияләре һәм әдәби кичәләр булып үтте. 27 гыйнвар көнне төп мәдәни чаралар Ф. Әсәновның туган авылы Бозаязда һәм район үзәге Кырмыскалыда оештырыла. Ә 28 гыйнвар көнне искә алу чаралары Уфага күчә. Башкаладагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика милли китапханәсендә танылган әдипкә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә бик күп язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән бергә республиканың күренекле сәнгать осталары да катнашачак. Кичәгә әдипнең туганнары да чакырыла.
Фәнил Әсәнов әдәби иҗатка журналистика аша килде. Башта ул республикада татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасында каләм шомарта, аннан соң озак кына еллар Башкортстан Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре вазыйфаларын башкара. 1960 елда «Юкәләр чәчәк атканда» исемле тәүге проза җыентыгы дөнья күргәннән соң, Ф. Әсәнов язучылык иҗатына ныклап тотына. Аның «Вәгъдә», «Урманчы малае», «Яралы мәхәббәт», «Гөлләр яфрак яңарта» кебек повестьлары милли прозаның дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертте. Проза жанрында эшләү белән бергә, соңгы елларда Ф. Әсәнов драматургия өлкәсендә дә нәтиҗәле иҗат итте. Аның «Тол хатын», “Гомер узмый заяга», «Алсу таңнар», «Киң урамнар тар иде» кебек пьесалары нигезендә сәхнәләштерелгән спектакльләр берничә театрның репертуарыннан озак еллар төшмәде. Фәнил Әсәнов шигырьләренә композиторлар Рим Хәсәнов белән Тәлгать Шәрипов язган җырлар бүген дә популяр булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз