news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динне мәдрәсәләрдән, мәчетләрдә өйрәнергә кирәк - дини уку йорты шәкерте Дамир Шәмсетдинов

Террорчылар кулына дингә яңа гына килүчеләр, ислам нигезләрен белмәүчеләр эләгә, дип саный шәкерт.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстанның Кан тапшыру үзәгендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кан тапшырды. Шул исәптән, Россия ислам университетында белем алучы шәкертләр дә әлеге акциягә кушылды. Шуларның берсе – 1 курс студенты Дамир Шамсетдинов.

Донор буларак кан бирергә ул беренче тапкыр килгән. “Мин бирегә Аллаһ ризалыгы өчен дип килдем. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәсем килә. Мөселман буларак – төп максатыбыз булышу, ярдәм итү. Башкаларга да чын мөселманнарның зыян салучылар түгел, ә киресенчә, ярдәмгә ашыгучы затлар икәнен күрсәтәсебез килә”, – ди кан тапшыручы.

Террорчыларга килгәндә, мөселман динендә мондый гамәлләргә караш бик нык тискәре, ди Дамир Шәмсетдинов.

“Алар шул рәвешле җәннәткә керәбез дип уйлый. Тик Аллаһ үзегезне-үзегез үтермәгез, кешегә зыян китермәгез, дип әйтә. Югыйсә, җәннәтнең исен дә сизмәссез, ди. Ничек аларны мөселман дип атап булсын. Мөселман ул Коръән буенча яши. Андый җиргә якын да килергә тиеш түгел”, – дип саный шәкерт.

Террорчылар тозагына динне белмәүчеләр, исламга яңа гына килүчеләр “эләгә” дигән фикердә Дамир Шәмсетдинов.

“Моның өчен исламга килгәннән соң белемне интернеттан һәм чит кешеләрдән түгел, ә мәдрәсәләрдән, мәчетләргә йөреп өйрәнергә кирәк”, – дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100