news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диннәр арасындагы дустанә багланышларны ныгытуда Татарстанның роле зур - Р.Миңнеханов

Мөселман һәм православие вәкилләре республика тормышында актив катнаша, - диде Татарстан Президенты.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Диннәр арасындагы дустанә багланышларны, рухи кыйммәтләрне ныгытуда Татарстанның роле зур. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

“Мөселман һәм православие җәмәгатьчелеге вәкилләре республика тормышында актив катнаша. Диннәр арасындагы дустанә багланышларны, рухи кыйммәтләрне ныгытуда Татарстанның роле зур. Мәрьям Ана иконасы Соборы, “Изге Болгар җыены”, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шулай ук Болгар ислам академиясе хакында аерып әйтергә мөмкин. “Хозур-ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады. Дин әһелләре гаилә институтын ныгыту өчен зур күләмдә эш алып бара, гаилә кыйммәтләрен саклау мөһимлеген искәртә”, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

ТР Президенты KazanSummit форумын үстерүне дәвам итәргә кирәклеген дә әйтте. ”Ислам илләре, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, халыкара институтлар белән хезмәттәшлек итәбез. “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара форумын үстерүне дәвам итәргә кирәк”, - диде ул.

  • Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итте. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100