news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динияр Билалетдинов Казанда калмаячак – Илгиз Фәхриев

Майда аның "Рубин" белән килешү вакыты чыга һәм клуб килешүне озайтырга җыенмый.

Динияр Билалетдинов Казанда калмаячак – Илгиз Фәхриев
Ильнар Тухбатов

 (Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футбол клубы Күзәтү советы рәисе һәм спорт директоры Илгиз Фәхриев кышкы трансферга карата үз фикерен җиткереп, кайбер уенчыларны урнаштыру җәй көне дәвам итәчәк, дип белдерде. Андыйлар арасында бүген 32 яшен тутырган ярымсакчы Динияр Билелетдинов та бар.

"Чемпионатның беренче өлеше тәҗрибәсеннән чыгып, безнең футболчылар эскәмиясендә кирәгеннән артык уенчы булуы аңлашылды. Тәҗрибәле кайбер уенчылар эскәмиядә кала бирде. Шуңа да клуб активларыннан дөрес файдалану, кайбер футболчыларны арендага бирү карары кабул ителде. Кверквелия, Оздоев, Бергстрём – алар барысы да югары квалификациягә ия уенчылар. Шуңа да аларны эскәмиядә утырту дөрес булмас иде. Алар безнең клуб футболчылары һәм уен мөмкинлекләрен башка командаларда күрсәтә алачакларына ышанабыз. Без аларга өметләнәбез", – диде Илгиз Фәхриев.

Клубның спорт директоры шулай ук Хавьер Грасия тренер булганнан соң составка эләгә алмаган Динияр Билалетдинов һәм Владимир Дядюн кебек уенчыларны ни көтәчәген дә җиткерде.

"Владимир Дядюн имгәнүләрдән соң сихәтләнде, хәзер яшьләр составы белән күнегүләр уздыра. Трансфер вакытында аңа Казахстан клублары ягыннан кызыксыну булды. Шулай ук Динияр Билалетдиновка да. Динияр беренче ике җыенны төп команда белән уздырды. Аңа Россиядә башка клуб эзләдек, кызганычка каршы, табылмады. Майда аның "Рубин" белән килешү вакыты чыга һәм без аны озайтырга җыенмыйбыз. Ул – тәҗрибәле футболчы, үзенә башка команда эзли һәм бу мәсьәләдә проблема туарга тиеш түгел", – диде Фәхриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100