news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динияр Билалетдинов: Бу җәйдә "Рубин"нан тәгаен китәчәкмен

Казан командасы тренерлар штабы 32 яшьлек татар футболчысын бу сезонда бер тапкыр да уенга чыгармады.

Динияр Билалетдинов: Бу җәйдә "Рубин"нан тәгаен китәчәкмен
Ильнар Тухбатов
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол командасы ярымсакчысы, Динияр Билалетдинов киләсе сезонга клуб белән килешүне озайтырга җыенмый. Бу хакта футболчы ТАСС агентлыгына җиткергән.
 
2016-2017 елгы сезон төгәлләнү белән Динияр Билалетдиновның клуб белән гамәлдәге килешүенең вакыты чыга. Исегездә булса, клубның спорт директоры Илгиз Фәхриев кыш көне үк: "Динияр Билалетдиновка башка клуб эзләдек, кызганычка каршы, табылмады. Майда аның "Рубин" белән килешү вакыты чыга һәм без аны озайтырга җыенмыйбыз. Ул – тәҗрибәле футболчы, үзенә башка команда эзли һәм бу мәсьәләдә проблема туарга тиеш түгел", – дип белдергән иде.
 
"Әлегә үземнең киләчәгем турында әйтергә әзер түгелмен, барысын да җәй җиткәч белерсез. Кызыклы тәкъдимнәр бар. "Рубин"да калу ихтималымы? Тәгаен калмаячакмын", – дигән Динияр Билалетдинов.
 
Кышкы җыеннарга төп состав белән алсалар да, Казан командасы тренерлар штабы 32 яшьлек татар футболчысын бу сезонда бер тапкыр да уенга чыгармады. Шунысын да әйтергә кирәк: узган җәйдә команда белән җыеннарда катнаштырмаудан зарланып, клуб җитәкчелегенә шикаять хаты язган 11 футболчы арасында Динияр Билалетдинов та бар иде. Соңрак клуб моны командага басым ясау, дигән гариза белән чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100