news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н чыгарды

Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н чыгарды
Фото: dumrt.ru

Изге Рамазан ае алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н тәкъдим итә. Бу уникаль көндәлек Рамазан чорында вакытны дөрес бүләргә, көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итү белән бергә, гыйбадәткә игътибарны арттырырга ярдәм итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бишенче ел рәттән «Рамазан көндәлеге» популяр булып кала, һәм бу гаҗәп тә түгел – ул фарыз һәм нәфел гыйбадәтләрне генә түгел, ә көндәлек бурычлар турында да онытмаска ярдәм итә. Көндәлекнең 3000 данәдән артык тираж белән чыгуы аңа ихтыяҗның зур булуын күрсәтә.

«Рамазан көндәлеге» 30 биттән тора, аларның һәрберсе изге айның бер көне өчен билгеләнгән. Ул дин кардәшләребезгә Коръән укыганны билгеләп барырга, Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савапларга ия булыр өчен, нинди изге гамәлләр кыла алуыбызны һәм Раббыбызның исемнәренең мәгънәләрен искә төшереп торачак.

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты әлеге басма гыйбадәт кылуда камиллеккә ирешергә омтылучы һәм вакыт мәсьәләсендә бәрәкәткә ирешергә теләүче мөселманнар өчен файдалы булыр дигән өметтә кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot