news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты SASO тикшерүен уңышлы үтте

Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты SASO тикшерүен уңышлы үтте. SASO – Согуд Гарәбстаны Корольлегенең стандартлаштыру, метрология һәм сыйфат буенча дәүләт оешмасы, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә Согуд Гарәбстанында өч баскычлы аккредитация системасы эшли.

Беренче баскыч – GCC Accreditation Centre (GAC) аккредитациясе. 2023 ел ахырында «Хәләл» стандарты буенча комитет, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен ислам дөньясының дәүләтләренә чыгару максатыннан, GAC үзәгенә аккредитация узу өчен гариза бирде. Аны карау нәтиҗәсендә, Татарстанга аудиторлар төркеме килеп, Комитет эшчәнлеген тикшерде. Нәтиҗәдә Комитет 2024 елның ноябрендә GCC Accreditation Centre (GAC) үзәгенең аккредитациясен алды. Сертификат комитетның Фарсы култыгы илләрендә сертификацияләү буенча компетентлы орган булып танылуын раслый.

Икенче этап – SASO оешмасы бәяләмәсен алу. SASO сертификаты Согуд Гарәбстанына кертелә торган товарлар өчен мәҗбүри. Бу оешма илдә сыйфат, метрология һәм стандартлар белән бәйле бурычлар өчен җавап бирә. SASO документларны, аккредитацияләнә торган оешмаларда гарант булу-булмавын тикшерә.

Өченче этап – Согуд Гарәбстаны Корольлегенең SFDA (Saudi Halal Center) алда торган аудиты теркәүне тәмамлау һәм күп баскычлы тикшерү системасын узуны раслау өчен кирәк.

Шулай итеп «Хәләл» стандарты буенча комитет тарафыннан сертификацияләнгән предприятиеләр Согуд Гарәбстаны базарына тоткарлыксыз чыга алачак.

Россиядән Согуд Гарәбстанына хәләл товарлар чыгару – үсештәге юнәлеш, бигрәк тә хәләл азык-төлек өлкәсендә. Әлеге тармак эшчәнлеген яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, Согуд Гарәбстаны Корольлегенә чыгарыла торган товарларның зур өлеше – ит һәм кош (тавык, күркә, сыер һәм сарык) итләре. Аннан сөт ризыклары (коры сөт, сыр, май), бөртеклеләр, әзер хәләл продуктлар һәм үсемлек майлары бара.

2024 елдагы мәгълүматлар буенча, Россия Федерациясеннән Согуд Гарәбстанына чыгарыла торган хәләл продукция күләме 2 тапкырга диярлек үскән һәм 240 млн доллардан артып киткән: аның 85% тан артыгы – кош ите һәм ит ризыклары.

Татарстан, БГӘ, Оман, Мисыр һәм Алжир белән беррәттән, Согуд Гарәбстанына күпләп товар чыгара. Мәсәлән, 2025 елда республикадан Фарсы култыгы илләренә экспорт 38-45 млн долларга җиткән. Саннар шактый зур һәм, 2024 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга диярлек арткан. Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән эшләүче Татарстан компанияләре – ит һәм кошчылык продукциясе җитештерүчеләр, сөт заводлары һәм кондитер фабрикалары тотучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot