news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды

Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды
Фото: dumrt.ru

Татарстан Республикасы мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларын уңышлы тәмамлады. Тантаналы чарада аларга курсларны уңышлы тәмамлау хакында сертификатлар тапшырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр 5 июльдән 3 августка кадәр үткәрелде һәм анда Татарстанның мөселман уку йортларында һәм университетларында (Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Буа мәдрәсәсе һәм Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчете) эшләүче 14 мөгаллим катнашты. Тәҗрибәле укытучылар ярдәмендә алар чит аудиториядә гарәп телен укыту, дәресләр үткәрү методикасын һәм педагогик осталыкны үстерү серләрен өйрәнде. Укулар шәех Абдулла ибн Зәйд Әл Мәхмүд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәгендә узды.

Тантана тәмамлангач, татарстанлылар курсларны оештыручыларга, аеруча Катарның вакыфлар һәм ислам мәсьәләләре министры Ганим бин Шаһин Әл-Ганимгә рәхмәтләрен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot