news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәтендә яшьләр өчен ислам турында ачык лекцияләр сезоны башлана

Диния нәзарәтендә яшьләр өчен ислам турында ачык лекцияләр сезоны башлана
Фото: dumrt.ru

Татарстан Диния нәзарәтендә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен яңа Лекторий сезоны башлана. Бу – мәшһүр дин галимнәре, мөселман экспертлары, активистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән көнүзәк темалар буенча очрашулар һәм дискуссияләр циклы. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мондый беренче очрашу 15 сентябрьдә узачак: яшьләр алдында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие, шәригать фәннәре докторы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин лекция укыячак.

Камил хәзрәт – мәшһүр дин галиме һәм рухи лидер, аның чыгышлары һәрвакыт зур кызыксыну уята һәм күпсанлы тыңлаучыларны җыя, ә зирәк үгет-нәсыйхәтләре беркемне дә битараф калдырмый. Аның Россия һәм Татарстан өммәте, бигрәк тә яшь буын үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Лекция Казан шәһәре, Тукай ур., 38 адресы буенча, нәзарәтнең конференц-залында узачак. Очрашу 18:30 сәгатьтә башлана, анда 16 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла. Лекторийга килергә теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot