Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диния нәзарәте хезмәткәрләре бу җомга көнне мохтаҗларга гошер сәдакасы таратачак
Ел саен Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе оештырыла. Әлеге акция авыл хуҗалыгы продукциясе – бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива уңышы җыеп алынганнан соң үткәрелә. Быел акция шимбә – 20 сентябрь көненә туры килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азык-төлек мохтаҗ кешеләргә тапшырылачак. Мисал өчен, Балык бистәсе мөхтәсибәте кичә беренче партия гошер сәдакасын Казан шәһәренең ислам уку йортларына алып килде. Көзге уңыш Яңавыл һәм Яңасала җирлекләрендә җыелды. Тулы «Газель» авыл хуҗалыгы нигъмәтләрен кабул итеп (2 тонна), «Мөхәммәдия» һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре әлеге авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде һәм дога кылды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүчеләр +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Мохтаҗларга гошер сәдакасын тарату исә җомга көненә – 26 сентябрьгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз