Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диния нәзарәте хәзрәтләре Казан гидларына лекцияләр укый
Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге Ислам турында популяр лекцияләр укуын дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Шушы көннәрдә Казан Кремлендә «Казанның мәдәни коды» күргәзмәсендә Казан гидлары өчен хаҗга багышланган лекция узды. Бүлек җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов хаҗның төп аспектлары һәм аның рухи яктан әһәмияте турында сөйләде. Экскурсоводларга 1880 елда хаҗ кылган мөхтәрәм татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ кылу тарихы һәм юл язмалары кызыклы булды. Ленар хәзрәт шулай ук шәмаил кебек сәнгать төре турында мәгълүмат белән уртаклашты. Ул, кәгъбә сурәте төшерелгән шамаилне күрсәтеп, андагы язмаларның мәгънәләрен аңлатты.
Лекция Казан Кремленең «Экскурсоводлар мәктәбе», Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге һәм Казан епархиясенең миссионерлар бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мәгърифәтчелек циклы кысаларында оештырылды.
Ислам турында популяр лекцияләр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз