news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Ватанга каршы оештырылган чуалышларда катнашудан тыелырга чакыра

Экспертлар тарафыннан хәрби фетнә буларак бәяләнгән вакыйгалар чыгу сәбәпле, Диния нәзарәте дин кардәшләрне Ватанга каршы оештырылган теге яки бу чуалышларда катнашудан тыелырга чакыра һәм Коръәннән бер аять турында искә төшерә:

«Фетнә үтерүдән начаррак» («әл-Бәкарә» сүрәсе, 191 аять). Раббыбыз бу сүзләрендә үтерүне акламый, ә гыйсъянның җимергеч нәтиҗәләргә һәм күпсанлы кеше үлеменә китерергә мөмкинлеге хакында кисәтә.

Диния нәзарәте хәбәрендә Пәйгамбәребезнең с.г.в. сүзләрен китерелә. «Фетнәдән ерак торган, һичшиксез, бәхеткә иреште». Һәм өсти: «Фетнәгә мәҗбүри рәвештә кертелеп, сабыр иткән кеше дә нинди яхшы гамәл эшләде».

Килеп чыккан вакыйгаларга бәяне бары тик компетентлы органнар гына бирә ала, гади халык һәм солдатлар өчен исә, төгәл һәм хак мәгълүматларга ия булмаган килеш, фетнәләрдә катнашмаулары һәм таркау мәлләрдән файдаланып аларны оештыручы гыйсъянчыларга иярмәүләре яхшырак булыр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100