news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте уздырган ифтарда журналистларга ислам финанслары турында сөйләделәр

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен ифтар уздырды. Анда ислам финанслары турында мәгълүмат җиткерелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь укыды. «Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла. Шайтаннар чылбырга бәйләнә. Шайтаннар юк, шуңа да күбебез рәхәтләнеп ураза тота ала. Алай булмаса, күбебез тота алмас иде», - диде мөфти. Ул Рамазан аенда ел буена җитәрлек бәрәкәт җыярга мөмкин икәнен әйтте.

Ифтарда Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек иткән өчен «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминевка «Бердәмлек» медале тапшырылды.

Россия ислам институтының ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры Әхмәд Әбу Яхъя ислам финанслары турында мәгълүмат җиткерде. Аның әйтүенчә, ислам финансларына игътибар арту бер яктан илдә күпсанлы мөселманнар яшәве белән генә түгел, ә геосәясәт белән – Россиянең ислам дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга теләве белән дә бәйле.

Галим азык-төлекнең генә түгел, финанс инструментларының да хәрәм һәм хәләлгә бүленүе турында сөйләде. Әйтик, кредитка акча бирү гөнаһ гамәл санала. Теләсә кайсы кредит – риба, Аллаһ Тәгалә аны гөнаһ дип белдерде, диде Әхмәд Әбу Яхъя.

Моннан тыш, ислам финанслары алкоголь, тәмәке һәм әхлаксыз юнәлешләрдән табыш алмауны күз алдында тота. Шул сәбәпле, ислам дәүләте булмаган илләрдә дә ислам финансларыннан кулланучылар мөселманнар гына түгел, ә кешелек кыйммәтләрен, гаделлекне алгы планга куючылар, диде Әхмәд Әбу Яхъя. Әйтик, Британиядә ислам финанслары белән кулланучыларның 40 проценты мөселманнар түгел икән.

Диния нәзарәте ислам финанс продукцияләренә сертификатлар тапшыра. Соңгы 2 елда унга якын продукциягә рөхсәт бирелгән. Соңгы арада алар кискен арткан – 5-6 финанс продукциясе гаризалары берьюлы карала, диде Әхмәд Әбу Яхъя. Ә инде нәтиҗәле эшләгән продукцияләрдән ул «АК Барс банк»ның ике продукциясен - хәләл картаны һәм ислам ипотекасын атап үтте.

Галим ислам банкингының төп аермасын да атады. Гадәти кредит вакытында банк клиентка акча бирә һәм акча биргән өчен процентлар ала. «Бу риба һәм тыелган», - диде галим. Ә ислам ипотекасы вакытында банк фатирны үзенә сатып ала һәм шуны ваклап түләү шарты белән клиентка сата. «Клиент өчен түләү шул ук кала кебек, әмма схема башка», - дип аңлатты ул.

Алып баручылар журналистлар арасында Рамазан аена кагылышлы бәйге уздырды һәм җиңүчеләргә Коръәннең Казан басмасын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100