news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте унберенче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте намаз укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның чираттагы сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Беренче дәрес 25 февраль көненә, соңгы дәрес 8 апрельгә билгеләнгән.

Әлеге курска ифтар мәҗлесе белән йомгак ясау, сертификатлар тапшыру тантанасы үткәрү көтелә. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге курс дәвамында укучылар 7 дәрестә тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләре, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атна шимбә көнне иртәнге 8.00 дән 12.00 гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә җыелачак. Якынлашып килүче Рамазан аен истә тотып, дәресләр тәртибенә бераз үзгәрешләр кертеләчәк: беренче дәрес (25 февраль) – тәһарәт-госел тәртипләренә, аннан соңгы ике дәрес (4 һәм 11 март) – намаз укуга, дүртенче дәрес – уразага (18 март) багышланачак һәм аннан соң кабаттан намаз уку тәртипләрен, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен өйрәнеп дәвам итәчәк.

Шул рәвешле, әлеге мәктәп ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, онлайн консультацияләрне тәүлек дәвамында алырга мөмкин.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Ун сезон дәвамында әлеге курсларда 940ка якын кеше белем алды һәм намазга басты, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100