news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыя

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыя
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан махсус хәрби операциягә китүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итә. Җыелган акчага иң беренче чиратта термокием, җылы оекбашлар һәм перчаткалар, аптечкалар, армия өчен хәләл коры паеклар, тушенка сатып алырга һәм җибәрергә кирәк, диелә нәзарәт сайтында.

Акча җыю бүгенге көннән ачык дип игълан ителә. Теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Акча җыю өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot