news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 28 июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Актанышта - 02.42 сәгатьтә чыга). Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 2.30 - 03.00 – Коръән укылу;
  • 03.00 - 03.30 – гает вәгазе укылу;
  • 03.30 – гает намазын уку;
  • 03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме 36 мең сумны тәшкил итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100