news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәте махсус операция хәрбиләренә 12 нче гуманитар йөкне җибәрде

Диния нәзарәте махсус операция хәрбиләренә 12 нче гуманитар йөкне җибәрде
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга 12 нче гуманитар йөкне җибәрде. Татарстан мөселманнары исеменнән «Тимер» һәм «Батыр» батальоннары, 430 нчы мотоукчылар полкы сугышчыларына Арча мөхтәсибәте мөселманнары сатып алган, яралы солдатларны эвакуацияләү һәм госпитальгә илтү өчен «Урал» мотоциклы һәм УАЗ 452 автомобиле; блиндажлар өчен җылыткычлар (4 төргәк), блиндаж һәм мунча өчен мичләр (21 данә), маскировка челтәрләре (17 данә), такталар (8 куб), авто өчен тәгәрмәчләр (20 данә), аптечкалар (60 данә), дога җыентыклары (500 данә) тапшырды. Азык-төлектән тушенка, куертылган сөт, ярмалар (30 дан артык тартма), шешәләрдә 10 т су һ.б. илтелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Луганск һәм Антрацит шәһәрләрендәге госпитальләргә медикаментлар, зур подгузниклар, яралылар өчен җөйсез киемнәр, бинтлар, перекись, култык таяклары, юеш салфеткалар һәм азык-төлек (32 тартма), «Хәләл» коры ризык җыелмасы (60 данә), шулай ук окоп шәмнәре (50 данә) тапшырылды.

Татарстан Мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов солдатларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, аларга үзенең теләкләрен җиткерде, үтенечләрен һәм гуманитар йөкне җыю буенча теләкләрен тыңлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot