news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды

Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Чаллы шәһәрендә Марат Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә Татарстан мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ярышларны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте. Турнир Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды. Ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары мөселманнар арасында татар көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру, мөселман яшьләрен берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар теркәлү узды, үлчәнде һәм намаз уку тәртипләре буенча тест тапшырды.

Аннары турнирның рәсми ачылыш тантанасы узды, анда бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТР «Татарча көрәш» федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Турнир ачылышы Коръән-Кәрим аятьләре уку белән ачылды. Аны Чаллы шәһәре Җәмигъ мәчет имамы Рамазан хәзрәт Идрисов укыды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде, ул рухи һәм физик тәрбия бирүдә ислам диненең роле турында сөйләде. Ул шулай ук турнирны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, шуннан соң шәһәр мәчетләрендә спортның төрле төрләре белән актив шөгыльләнүче хәзрәтләрне Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шулай ук 15 ел дәвамында турнирны уздырудагы казанышлары өчен ТР «Көрәш» федерациясеннән рәхмәт хатлары белән Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, имам-мөхтәсиб урынбасары Фаат хәзрәт Мөхәммәтов һәм тренер, судья Марсель Хәмидуллин бүләкләнде.

«Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Чувашиянең 20 районыннан 60 спортчы катнашты. Ярышлар яхшы әзерлек белән, имгәнүләрсез узды, көрәшчеләр тамашачыларны искиткеч алымнары белән таң калдырды. Ярыш кысаларында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде», – дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Милли көрәш буенча турнир биш авырлык категориясендә узды. Һәр категориядә җиңүчеләр:

60 килограммга кадәр:

  1. Йосыпов Ильяс (Казан)
  2. Ганиев Рузил (Әлмәт)
  3. Харисов Галинур (Менделеевск),

70 килограммга кадәр:

  1. Димаев Илназ (Лаеш)
  2. Кашапов Азат (Зәй)
  3. Сафин Гадел (Мамадыш),

80 килограммга кадәр:

  1. Муллахмәтов Илнар (Казан)
  2. Тимиров Айназ (Чаллы)
  3. Кәримов Марат (Әлмәт),

90 килограммга кадәр:

  1. Насретдинов Шамил (Чистай)
  2. Гайнетдинов Айрат (Зәй)
  3. Хөсникаев Айнур (Сарман),

100 килограммга кадәр:

  1. Зәйнетдинов Айгиз (Башкортстан)
  2. Хуҗәхмәтов Ильяс (Саба)
  3. Орунали Олу Нурмөхәммәт (Чаллы),

100 килограммнан артык:

  1. Миначев Марат (Казан)
  2. Азимов Турал (Чистай)
  3. Гыйззәтуллин Дауд (Чаллы).

Кул көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр: 70 килограммга кадәр:

  1. Гәрәев Илфар (Саба)
  2. Каюмов Әмир (Мөслим)
  3. Низамов Булат (Буа)

85 килограммга кадәр:

  • Җәләев Азат (Түбән Кама)
  • Габдурафиков Ильяс (Чаллы)
  • Велиулов Рәмис (Чувашия)

85 килограммнан артык:

  1. Нурхәмәтов Фәнис (Чаллы)
  2. Идиятуллин Ирек (Зеленодольск)
  3. Әхмәтвәлиев Рәдис (Балык Бистәсе).

Аннары кул көрәше һәм милли көрәш буенча беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнашты. Хаҗга юлламага Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды, ул 85 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңү яулады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына компетентлы жюри карары белән Чаллы командасы лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны алган командалар дипломнар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100