Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диния нәзарәте Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан хәрбиләренә «Нива» машинасы җибәрде
Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды республикабыздан мобилизацияләнгән сугышчыларга кыйммәтле гуманитар йөк – «Нива» машинасы җибәрде. Төрле дәрәҗәдәге юлларда йөрү өчен исәпләнгән үзебезнең ил машинасы хәрбиләргә азык-төлек һәм дарулар тапшырырга, шулай ук төрле бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Машина ачкычларын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Батыр» батальонында хезмәт итүче Диния Нәзарәтенең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаевка тапшырды. Автомобиль тиешле урынга барып җитте һәм сугышчыларга бәйрәмгә бүләкләр, шулай ук китаплар һәм догалыклар алып килде. Моннан тыш, Мөхәммәд хәзрәт батырларга мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче төрле яшьтәге балалар язып җибәргән хатларны тапшырды. Аларда балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерә, үз тормышлары турында сөйли һәм Ватанны саклаучыларга рәхмәтләрен белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз