news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Камил Сәмигуллинны Татарстан мөфтие вазифасына кандидат итеп раслады

Диния нәзарәте Камил Сәмигуллинны Татарстан мөфтие вазифасына кандидат итеп раслады
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында нәзарәтнең гамәлдәге рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөфтие вазифасына рәсми кандидат буларак расланды. Бу хакта Диния нәзарәтенең Телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые вазифасына кандидат буларак хәзер бу вазифаны биләүче Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим ителгән.

Пленумда катнашучылар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съездын уздыру көнен дә билгеләде – ул 19 мартта узар дип көтелә. Булачак чараның көн тәртибе, делегатлар квотасы һәм башка параметрлар расланган.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Диния нәзарәте өчен 2025 ел – Каһарманнар елы булачак.

  • Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие. 1985 елның 22 мартында Марий Эл Республикасы Звенигово районы Красногорск бистәсендә туа.
  • 2003 елда Төньяк Кавказ ислам университетын (Махачкала шәһәре), 2007 елларда Истанбулда мәдрәсә, 2013 елларда Казан ислам институтының шәригать факультетын, 2018 елларда Россия ислам институтының теология факультетын тәмамлый.
  • 2007 - 2008 елларда Төмән өлкәсе Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам була. 2008 ел - Казандагы «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.
  • 2011 ел да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, Нәзарәтнең Президиум әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, экспертлар советы җитәкчесе була. 2013 елның 17 апрелендә Татарстан мөфтие булып сайлана. 2016 елның июленнән - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры.
  • Ислам фәннәре докторы. Коръән-хафиз. Спорт мастеры һәм традицион джиу-джитсу буенча 1 дан кара билбау иясе, Бразилия джиу-джитсуы буенча көрән билбау иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100