news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте кабат «Яшь килен» курсларын башлап җибәрә

2022 елның 4 октябрендә Диния нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе - «Яшь килен» курслары 7 тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Бу юлы 50 мөслимә курсларда катнашырга теләк белдергән.

Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге курсларда кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100