news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте җитди авырулар белән чирләүче балаларга матди ярдәм күрсәтә

Диния нәзарәте җитди авырулар белән чирләүче балаларга матди ярдәм күрсәтә
Фото: dumrt.ru

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Изге айның беренче 10 көнендә, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фондында 4 авыру баланы һәм 1 олы кешене дәвалау өчен акча җыелды. Шулай ук 200 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм изге айда бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә чакырабыз.

  • «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
  • Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100