news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәте иртәгә Гарәфә көне башлануын искә төшерә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте иртәгә Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлануын искә төшерә.

Гарәфә көне - ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый. Шул сәбәпле, хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш», диелә хәбәрдә.

Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә килә һәм 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә, 5 июньнең иртәнге намазыннан башлап 9 июньнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә).

news_right_1
news_right_2
news_bot