news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәте Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга күчтәнәчләр тапшырды

Диния нәзарәте Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга күчтәнәчләр тапшырды
Фото: dumrt.ru

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә хәзрәтләр ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янына баруын дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика имам-мөхтәсибләре ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды исеменнән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшыра, матур теләкләр тели һәм рәхмәтен җиткерә. Бергәләп махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватан солдатларының иминлеге өчен дога кылалар.

Фото: dumrt.ru

Барлыгы 130га якын ветеран күчтәнәчләр алачак.

Күчтәнәчләр тарату 2025 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк, – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot