news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте 4 майдан намаз вакытлары үзгәрүен искә төшерә

Диния нәзарәте 4 майдан намаз вакытлары үзгәрүен искә төшерә
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүе турында хәбәр итә.

«Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый», диелә нәзарәт матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

«Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан», диелә.

4 майда намаз вакытлары үзгәрүенә игътибар итү сорала.

«4 майдан Казанда, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау, элекке көн вакыты белән чагыштырганда, шактый аерма китереп чыгара. 4 майда Казанда ястү намазы – 20:58 сәгатьтә, 5 майда сәхәр тәмам 01.50 сәгатьтә», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100