Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диния нәзарәте 30-40 яшьлек мөселманнарны форумда катнашырга чакыра
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «30/40» проектына катнашучылар җыя. Әлеге чара 2024 елда 3-7 гыйнвар көннәрендә Болгарда узачак.
ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, проектта 30-40 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр, шул исәптән гаиләле парлар да катнаша ала. Форумда катнашу өчен 2023 елның 25 декабренә кадәр теркәлергә мөмкин. Форум турында тулырак белү һәм теркәлү өчен шушы сылтама буенча узыгыз, диелә хәбәрдә.
«30/40» форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы. Катнашучылар Болгар ислам академиясе бинасында чакырылган остаз белән Ислам дәресләре алачак.
Биш көн дәвамында егет-кызлар өчен өчен тренинглар, мастер-класслар, СТЭМ һәм квестлар, TED һәм диспутлар әзерләнгән, алар кинозалда һәм китап клубында, Болгар шәһәре буйлап экскурсияләрдә булачак, катнашучыларны яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр көтә.
- Исегезгә төшерәбез, «30/40» проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз