news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәтендә мохтаҗларга 1 тонна азык-төлек таратылган

Тапшырылган азык-төлек җыелмаларына он, шикәр, чәй, макарон, дөге, карабодай һәм ясмык кергән.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Бүген Диния нәзарәтендә "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе кысаларында "Зәкят" хәйрия фонды кармаганды булучыларга азык-төлек җыелмалары таратты. "Зәкят" фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин кулыннан күчтәнәчләрне 100 артык мохтаҗ кеше алды. Араларында күпбалалы гаиләләр, инвалидлар һәм кыен хәлдә калган кешеләр бар иде, дип хәбәр итә Татарстан  мөселманнары Диния нәзарәте.

Софья Ширяева гаиләсендә барысы да инвалидлар. Гаилә бюджетының күп өлеше даруларга китә. "Без Диния нәзарәтенең күчтәнәчләренә бик шат", - дип сөйли Софья.- Күрсәткән игътибарыгыз һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. "Зәкят" хәйрия фондына да үтенечләребезне кире какмаганнары өчен дә без рәхмәтле".

Гөлнара Хәмидуллина ялгызы гына авыру улы Сәедне тәрбияли. Бала ДЦПдан һәм эпилепсиядән интегә. "Зәкят" фонды ярдәме белән үткән ел минем улым йөри башлады! Уңышлы гына тернәкләнү курсы үткәннән соң ул аягында нык басып тора ала", - дип бүлеште тәэсирләре белән Гөлнара.

Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч ул.

"Көчсез һәм мохтаҗларның социаль яклауга хокуклары ислам динендә ап-ачык күрсәтелгән, - ди фонд җитәкчесе. – Инвалидлык – бары тик тән халәте генә. Ул кешенең ныклыгын һәм түземлеген сынау. Пәйгамбәр Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам әйткән: “Кайгы-хәсрәтнең күләме җибәрелгән бүләк зурлыгы белән тиң”, ягъни Аллаһ Тәгалә үзе яраткан затларны сыный".

Тапшырылган азык-төлек җыелмаларына он, шикәр, чәй, макарон, дөге, карабодай һәм ясмык керде. Күмәк авырлыгы 1,5 тонна тәшкил итте. Изге Рамазан ае ахырына кадәр “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыруларга тагын 100 шундый күчтәнәч өләшәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100