news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния Нәзарәтендә Мәрҗани елына йомгак ясалды

Быел Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды, шул уңайдан 2018 ел республикада Мәрҗани елы дип игълан ителде.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния Нәзарәтендә бөек татар галиме, дин әһеле, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елына йомгак ясалды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Быел Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан 2018 ел республикада Мәрҗани елы дип игълан ителде.

“Хозур” нәшрият йортында дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләренең репринт-басмасын нәшер ителде. Галимнең алты томлык җыентыгы дөнья китапханәләренә таратылды.

Мәрҗанинең “Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак” хезмәте рус теленә тәрҗемә ителде. Әлеге хезмәт беренче тапкыр Казанда 1878 елда, аннан соң 1880 елда басыла. Ул бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки анда фикһ мәсьәләләре, аерым алганда, асторономик һәм математик исәпләүләр буенча ураза һәм бәйрәм көннәрен билгеләү мәсьәләләре карала.

Шиһабетдин Мәрҗани тормышына багышланган “Мәрҗани” исемле документаль фильм дөнья күрде. Фильм өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә төшерелде.

Быел джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә әзерләнгән Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100