news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәтендә корбан чалу тәртипләрен аңлаттылар

Башкалада зур корбан чалу урыннарына махсус контейнерлар урнаштырылачак.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Кичә, Зөлкагдә аеның 13 көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында Казан шәһәрендә корбан чалу урыннары өчен җаваплы вәкилләр катнашында җыелыш уздырылды. Җыелышта корбан чалу тәртипләрен аңлаттылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада башкаланың барлык имам-мөхтәсибләре һәм корбан чалу гамәле башкарылачак мәчетләрнең имамнары, шәһәр администрациясе, хокук саклау органнары вәкилләре, ветеринария табиблары катнашты. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан чалу көннәре, тәртипләре, нисаб күләме хакында мәгълүмат бирде, шәһәр җирлегендә әлеге гамәлне башкару әдәбе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Казан шәһәренең Вахитов районы баш ветеринария табибы Илгиз Камалов сөйләп узганча, корбан чалу урыннарына китерелгән барлык мал-туарларның да ветеринарлардан алынган рөхсәт язулары булуы шарт, документлары булмаган эшмәкәрләр, сатучылар, фермерларның хайваннары корбан чалу урыннарына якын китерелмәячәк.

Ветеринарларның тагын бер җитди таләбе – корбан чалу урыннарында кан салу өчен савытлар булдыру.

Башкалада зур корбан чалу урыннарына Алабуганың «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводы тарафыннан махсус контейнерлар урнаштырылачак һәм терлекчелекнең зыянлы продуктлары, алга таба эшкәртү өчен, оешманың шәхси транспорты белән Алабуга икътисадый зонасына алып кителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100