news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар

Оештыручылар киләсе республика ифтарын үткәрү көне һәм форматы, аның эчтәлек өлешенең төрле концепцияләре, аны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында сөйләште.

Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар
http://dumrt.ru/

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә IX Республика ифтарын оештыручылар белән очрашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Оештыручылар киләсе республика ифтарын үткәрү көне һәм форматы, аның эчтәлек өлешенең төрле концепцияләре, аны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алышты.

Җитәкчеләр, алдагы елларда оештырылган ифтарларның килеп җитмәгән яклары турында фикерләшеп, быел аларны булдырмау турында килештеләр һәм җаваплылык таләп итә торган өлкәләрне билгеләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot