news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте сайтында Корбан гаетенә кагылышлы сорауларга җавап бирәләр

«Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсендә гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табарга мөмкин.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу урыннары, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. 

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100