news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте оештырган татар теле курсларына 450 кеше язылган

Быел республика күләмендәге бушлай курслар ярты ел дәвам итәчәк.

Диния нәзарәте оештырган татар теле курсларына 450 кеше язылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан мәчетләрендә һәм Казандагы иң зур мәйданчыкларның берсендә – Россия ислам институтында - татар теле буенча бушлай курслар башланды. Курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла. Курсларга 450 кеше язылып өлгергән. Татар теле курслары быел өч ай түгел, ә ярты ел укытылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә нәзарәтнең Фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин хәбәр итте.

Айдар Кәрибуллин сүзләренчә, татар теле буенча курслар республика күләмендә икенче тапкыр оештырыла. “Курсларның беренчесе Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган булса, бу юлы алар республиканың 20 мәчетендә уза. Казанның “Тынычлык”, “Ризван”, “Гаилә”, “Ярдәм”, “Әниләр” мәчетләрендә һәм ТРның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үтә”, - диде ул.

“Узган ел барлыгы 400 кеше язылган иде, быел бу сан артты – якынча 450 кеше булды. Кимендә 600-700гә якын кешене көтәбез. Бу курслар мәҗбүри түгел, монда килгән һәр кеше үз теләге буенча йөри. Ихластан теләп килгәннәр татар теле курсларына тулаем ахырына кадәр йөри һәм, чыннан да, ул кешеләр буенча ниндидер нәтиҗәләр ясарга була”, - ди Фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе.

“Кайбер мәчетләр телне дәрәҗәгә бүлеп өйрәтә. Гомумән алганда, татар теле курсларына башлангыч дәрәҗәдәге кешеләр килә. Яшь ягыннан да төрлесе бар: өлкәннәр дә, яшьләр дә килә, гаиләләп йөрүчеләр бар. Узган ел Алжирдан бер студент татар теле курсларына хатыны белән йөрде, чөнки аның хәләл җефете татар милләтеннән иде. Ул курс ахырында татар телендә гади җөмләләр төзергә өйрәнде, мондый мисаллар бихисап. Максат куйган кеше һәрвакытта да теләгенә ирешә ала. Бу курслар – ихтыяр көчен сынау. Татар теле курсларын киләчәктә дә үткәрербез дигән өметтә калабыз”, - дип сөйләде Айдар Кәрибуллин.

Казанда туып үскән Зарина Гарифуллина татар телендә акцент белән сөйләшүеннән ояла, шуңа күрә, кимчелеген бетерү өчен, татар теле курсларына килгән. “Миндә татар каны да, таҗик каны да ага. Әнием татар, әтием таҗик милләтеннән. Татар телендә бик яхшы сөйләшүче дус кызларым бар, нигә әле мин дә алар кебек татар телендә иркен аралаша алмыйм, дигән сорау туды үземдә. Татар теле курслары турында интернеттан белдем. Россия ислам институтында курслар оештырылачак дигән игъланны күргәч, бик сөендем. Эшемнән сорап килдем, чөнки татар телен бик тә өйрәнәсем килә. Татар телен аңлау дәрәҗәсендә генә беләм шул, өйдә русча гына сөйләшәбез. Гомумән, акцентым бар дип, татарча сөйләшергә оялам, бу кимчелегемне бетерәсем килә”, - дип сөйләде кыз.

Үзенең чыгышында Айдар Кәрибуллин татар теле курсларының үзенчәлеген билгеләп үтте. “Быелгы татар теле дәресләре 48 сәгатькә каралган, узган елны 36 сәгать кенә иде. Ягъни татар теле курслары өч ай түгел, ә ярты ел укытылачак.

Татар теле курсларында Аллаһы тәгалә барыгызга да җиңеллек бирсен”, - дип теләкләрен җиткерде ул.

Дәресләр атнасына ике тапкыр узачак, аларны югары белемле филолог-мөгаллимнәр, татар теле укытучылары алып барачак. Татар теле курсына йөрүчеләрне “Хозур” нәшрияты тарафыннан әзерләнгән “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге белән укытачаклар. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.

Шунысы мөһим – курсларга даими йөрүчеләргә сертификатлар тапшырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100