Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә
Ястү намазы — кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелды.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәте Татарстанда (Казанда 7 августтан) 3 августтан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларына кайта башлавын искәртте.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте искәртүенчә, май ае башыннан алып августка башына кадәр (Казанда 5 майдан башлап 7 августка кадәр), төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын визуаль рәвештә билгеләп булмый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән. Ястү намазы — кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелды.
Шул рәвешле, август башыннан ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:09 дип билгеләнгән), ә иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:02 дип билгеләнгән).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз