news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Милли Шурага Татар халкының үсеш стратегиясе буенча тәкъдимнәрен юллады

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының чираттагы утырышы узды.

Диния нәзарәте Милли Шурага Татар халкының үсеш стратегиясе буенча тәкъдимнәрен юллады
dumrt.ru

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). ТР Диния нәзарәте Президиумы Милли Шурага Татар халкының үсеш стратегиясе буенча тәкъдимнәрен юллады, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Президиум әгъзалары итеп сайланган имам-мөхтәсибәтләр катнашты.

Көн тәртибендәге төп сорауларның берсе булып Татар халкының үсеш стратегиясендә исламның катнашын көчәйтү максатыннан әлеге документны эшләүчеләргә рәсми мөрәҗәгатьне кабул итеп җибәрү иде. Президиум әгъзаларын иң борчыганы – бу стратегиянең беренчел эскизларында татар халкын саклау факторы буларак ислам диненең игътибардан чыгарылуы.

«Россиядәге 85 Диния нәзарәтенең күпчелек өлешен татар Диния нәзарәтләре тәшкил итә, илдәге 8 мең мәчетнең 4 меңгә якыны – шулай ук татар мәчетләре. Минемчә, боларны исәпкә алырга кирәк. Татарны элек-электән дин саклап килгән. Максатыбыз – дини оешмаларны татар милләтен саклауга җәлеп итү. Хәзерге вакытта Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә татар мәктәпләре ябыла, мәчетләрдән кала, милләтебезне тагын нәрсә саклый ала соң?», – дип билгеләп узды Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.

Президиум әгъзалары шулай ук бүгенге көндә татарларны бары тик туган тел тирәсендә генә берләштерү мөмкин түгел, дигән фикердә тора – милләттә татар телен белү һәм куллану даирәсе бик тар. Ислам исә чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар гаиләләрендә сакланган. Димәк, ислам – татар халкын берләштерүдә беренчел факторга ия, дип басым ясады алар. 

Мөрәҗәгатьтә Статегия проектын әзерләү эшчәнлегенә җәлеп ителгән иҗтимагый институтлар исемлегенә ТР Диния нәзарәтен, төбәк мөфтиятләрен һәм мөселман дини оешмаларны кертү, документның программалы базасына «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясен һәм «Нигезләмә»не өстәү, стратегиянең рухи базасын исламның Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе яссылыгында карау, мөселман дөньясы белән якынаю һәм башка тәкъдимнәр урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100