news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе үткәргән волейбол матчы 3:0 исәбе белән төгәлләнде

Уенда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Кичә Татарстан Диния нәзарәте белән Казан епархиясе вәкилләре катнашында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы спорт базасында волейбол буенча дуслык матчы узды.

Уенда Диния нәзарәтеннән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Рөстәм хәзрәт Батров та катнашты.

Волейбол командалары катнаш булды: һәр төркемдә православие руханилары, имамнар, духовная семинария, мәдрәсә шәкертләре бергә уйнады. Әйтик, “Вакыф” фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән "Дуслык" командасында булса, мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Рөстәм хәзрәт Батров көндәш "Дружба" командасы составында иде. Уенны оештыручылар моны үзара хезмәттәшлекне арттыру максатыннан махсус эшләнгәнен әйттеләр.

Катнашучылар уенның нәтиҗәсе мөһим түгел дип белдерде. Төп максат - бергә җыелып аралашу.

Командаларның исемнәре дә очраклы сайланмаган, берсе “Дуслык” булса, икенчесе - “Дружба”. Уен башланганчы ук Рөстәм Батров: “Нәтиҗәдә барыбер дуслык җиңәчәк”, - дип белдерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, төрле конфессия вәкилләре бергә җыелышып үткәргән спорт уеннары гадәткә кереп бара. Былтыр православие динендәгеләр һәм мөселманнар футбол уйнаган. “Быел үзгәреш булсын дип, волейбол уйнарга булдык, – ди мөфти. – Баскетбол авыррак, әйдәгез волейболдан башлыйк, дидек. Киләсе елда бәлки башка спорт төрен сайларбыз. Уен өчен бернинди аерым әзерлек булмады. Арада килергә онытучылар да булды, яңадан шалтыратып исләренә төшердек. Бу күргәзмә өчен оештырылган уен түгел, бу безнең көндәлек тормышыбыз. Христианнар белән кайчак шулай күрешеп уйныйбыз, бу табигый хәл".

"Бездән күреп, былтыр Мәскәү, Петербург һәм башка шәһәрләрдә дә шундый матчлар үткәрделәр. Без беренче булдык, бу Татарстаныбызга хас күренеш, – дип белдерде мөфти. – Күреп торасыз, уен бик матур бара, монда этешү, начар сүзләр әйтү дигән нәрсә юк. Батюшкаларыбыз да, хәзрәтләребез дә бик матур уйный.

Пәйгамбәребез: “Көчле мөселман, зәгыйфь мөэмингә караганда, Аллаһка якынрак, – дип әйткән. Үземнең профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнгәнем булмады. Кайвакыт стендка ату белән шөгыльләнәбез, футбол, волейбол, көрәшне дә яратабыз. Безнең максатыбыз – хәрәкәт кылу,” – дип сөйләде Камил хәзрәт.


Казан епархиясенең Кораллы көчләр белән элемтә бүлеге хезмәткәре, иерей Виталий Беляев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җиңел атлетика белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. “Мондый уен инде икенче тапкыр үткәрелә. Без әлеге чараларда бик шатланып катнашабыз, сәламәт тәндә сәламәт акыл диләр бит. Ике дин вәкилләре уйнавы да бик мөһим. Бу бер-беребезне яхшырак аңларга, үзара танышырга, аралашырга ярдәм итә. Без бит һәрвакыт бер-беребез белән бәйләнештә торабыз, төрле чараларда, хоспис, хастаханәләрдә дә бергә булабыз.

Сәламәт яшәү рәвеше мәхәллә кешеләре өчен дә үрнәк. Яшьләр арасында эчкечелек, наркотиклар һәм башка ялган кыйммәтләр белән мавыгу арта. Мондый уеннарның шул яктан да әһәмияте бар дип уйлыйм. Спорт рухи һәм физик сәламәт милләтне үстерергә ярдәм итә. Сәламәт тәнле кеше рухи яктан да гыйбадәткә сәләтлерәк була. Спорт ялкаулыкны бетерү өчен дә әйбәт чара,” – дип белдерде Виталий атакай.

Мөфтинең беренче урынбасары-матбугат секретаре Рөстәм хәзрәт Батров уенның аралашу өчен оештырылуын билгеләп үтте. “Бу чемпионат та, ниндидер рәсми чара да түгел, бу – дуслык матчы. Без монда формаль булмаган шартларда җыелып үзара аралашу өчен килдек. Кайвакыт рәсми чараларда иркенләп сөйләшергә мөмкинлек булмый. Әлеге уен шул яктан да әһәмиятле,” – ди ул.

Уенда яшьләрнең күп булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Казан духовный семинариясендә укучы Никита спорт чараларында еш катнашуын билгеләп үтте. “Семинариядә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Егетләр белән спортзалда җыелышып футбол, волейбол һәм башка уеннар уйныйбыз. Төрле спорт ярышларында да даими катнашып торабыз. Кечкенәдән футбол уйнап үстем, шуңа спортны бик яратам, – дип сөйләде ул.

Уенның нәтиҗәсе: “Дружба” командасы “Дуслык”ны 3:0 исәбе белән җиңде. Дуслык матчы чәй эчү белән төгәлләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100