news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте: Мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырыла

Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә.

Диния нәзарәте: Мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырыла
dumrt.ru

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Тәкъвалыкка, актив гражданлык позициясенә ия югары белемле хәзерге заман шәхесен тәрбияләү, яшьләр арасында үз халкының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт, тормышның рухи-әхлакый кыйммәтләренә өстенлек бирүне тәрбияләү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте. 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен барлыгы 13 күләмле проект гамәлгә ашырыла. Әлеге проектлар төрле юнәлешләрне колачлый – мәгариф белән волонтерлыктан башлап, спорт белән туризмга кадәр.

Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Яшь вәгазьче» конкурсы, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит», «Чиста мәчет» акцияләре, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», «Мөслимәләр мәктәбе», джиу-джитсу буенча Ш.Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия берләштерелгән турниры.

Шулай ук яшьләр өчен чаралар арасында ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре, «Таян Аллага» әдәби бәйгесе һ.б.лар.

Бүген, 27 июньдә, Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан кичә Татарстан мөфтияте шәһәрнең яшьләр активын җыеп, кино карау оештырды.

Кабан арты мәчете чатырында узган әлеге очрашуга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектларын гамәлгә ашыру һәм оештыру эшләрендә даими катнашучы 60тан артык мөселман волонтеры килгән иде. Егетләр һәм кызлар мөселманнар арасында волонтерлык хәрәкәте перспективалары һәм яңа социаль башлангычлар турында фикер алышты, мөфтият белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм бергәләшеп «Пи Кей» фильмын карады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100