news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Казанда яшәүче чит төбәк студентларына ифтар өчен ризык таратты

Ифтар ризыкларын Алжирдан КНИТУ (КАИ) студентлары һәм Россия ислам институты шәкертләре алды.

Диния нәзарәте Казанда яшәүче чит төбәк студентларына ифтар өчен ризык таратты
dumrt.ru/ru

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды VIII Республикакүләм ифтар кысаларында Казанда яшәүче чит төбәк студентлары өчен ифтар җыелмаларын өләшүне оештырды. Әлеге чит төбәк студентлары, Татарстанда гомуми үзизоляция режимы кертелү нәтиҗәсендә, тулай торакларда яши һәм азык-төлек сатып алу өчен финанс мөмкинлекләре чикле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 данә ифтар җыелмасы бүген Алжир студентлары өчен КАИга китте. Мондый ланч-бокслар аларга көн саен җибәреләчәк. Шулай итеп, Рамазан аенда Алжир студентлары барлыгы 600 ифтар җыелмасы алачак.

Җыелмаларның тагын бер өлеше – 40 данәсе – Россия ислам институты шәкертләренә җибәрелде. Изге ай дәвамында мондый җыелмалар кирәк булган саен китертеләчәк.

Республикакүләм ифтар кысаларында 7 көн дәвамында мохтаҗлар өчен ланч-бокслар Татарстанның Чирмешән, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Лаеш, Питрәч, Кама Тамагы, Биектау, Арча районнарына җибәрелде.

Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелде: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалылар, ятимнәр, ялгыз аналар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр. Аерым алганда, Казан шәһәрендәге “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан йорт-җирсезләргә 2000-ләп ифтар җыелмасы таратылды.

Ифтар җыелмаларын волонтёрлар “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы территориясендә тутырды. Ланч-боксларга түбәндәге ризыклар керде: су, чәк-чәк, хөрмә, токмач, икенче аш, өчпочмак һәм алма бәлеше. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100