Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диния нәзарәте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырырга тели
Бренд идеясен тормышка ашыру өчен бәйге игълан ителә. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырачак. Бу уңайдан бөтенроссия бәйгесе уздырыла. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.
Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу һәм куллану.
Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене ачыклый. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Бәйге нәтиҗәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru адресы буенча урнашкан сайтында басылып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз