news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте “Ислам. Беренче адымнар” проектын республика күләмендә уздырырга ниятли

Районнарда теләге булган кешеләр өчен хәзрәт һәм имамнар ислам нигезләренә багышланган дәресләр үткәрә алачак.

Диния нәзарәте “Ислам. Беренче адымнар” проектын республика күләмендә уздырырга ниятли
Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарсстан Республикасы Диния нәзарәте бу сезоннан “Ислам. Беренче адымнар” проектын республика күләмендә уздырырга ниятли. Районнарда хәзрәт һәм имамнар теләге булган кешеләр өчен ислам нигезләренә багышланган дәресләр үткәрә алачак. Бу хакта проект башлану уңаеннан узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова әйтте.

“Проектның беренче сезоны Казанда узды, хәзер аны республика күләмендә уздырырга ниятлибез. Шуңа күрә “Ислам. Беренче адымнар” проектын якын-тирә районнарга тәкъдим итәргә планлаштырдык. Күп очракта юлга шактый вакыт китә, кайберәүләрнең шәһәргә килеп укырга мөмкинлеге юк. Хәзер бу уңайдан мөхтәсибләрнең урынбасарлары белән сөйләшүләр алып барабыз. Әзер проектны Яңа ел бәйрәменнән соң аларга тапшырырга җыенабыз, чөнки һәрбер районда хәзрәтләр һәм яшь имамнар бар. Алар теләге булган кешеләр өчен ислам нигезләренә багышланган дәресләр уздыра алыр иде. Бернинди дә авырлыгы юк, без аларга үзебез әзерләгән материалны да тапшыра алабыз. Без шушы проектның беренче җимешләрен күрергә телибез, шуңа күрә аны тагын да камилләштерү өчен эш алып барабыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100