news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте җиде дәрестә намаз уку тәртипләрен өйрәнергә чакыра

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән алтынчы тапкыр гаризалар кабул итә башлады.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проекты кысаларында җиде дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерергә чакыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче – кереш дәрес 17 нче октябрь көненә билгеләнгән. Дәресләр Татарстан мөфтияте бинасында үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк.

Укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Укулар 5 декабрьдә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Биш сезон дәвамында әлеге курсларда 530 кеше белем алды һәм намазга басты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100