news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие карары белән “Татарча диктант” язачаклар

Диктант текстын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтеп яздырыр дип көтелә.

Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие карары белән “Татарча диктант” язачаклар
Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 27 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы буенча “Татарча диктант” язачаклар. Диктант текстын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтеп яздырачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова әйтте.

“Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтмәсе нигезендә безнең аппаратта эшләгән һәрбер хезмәткәр, милләтенә карамастан, “Татарча диктант” язу акциясендә катнашырга тиеш. Шундый боерык булды. Диктант язу өчен сәгать унга ТР Диния нәзарәте бинасыны җыелабыз. Диктант текстын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин яздырачак”, - диде ул.

  • 27 октябрьдә “Татарча диктант” акциясе уздырыла. “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Аны КФУ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бергәләшеп оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100