news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте: “Челны-бройлер" продукциясе хәләл стандартына туры килә

Диния нәзарәте “Челны-бройлер” оешмасы производствосында кош-кортны чалуның хәләл стандартына туры килмәве турындагы хәбәрләргә аңлатма бирде.

Диния нәзарәте: “Челны-бройлер" продукциясе хәләл стандартына туры килә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мессенджерларда “Челны-бройлер” оешмасы производствосында кош-кортны чалуның хәләл стандартына туры килмәве турындагы хәбәрләргә аңлатма бирде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты рәсми рәвештә “Челны-бройлер” предприятиесендә җитештерелгән һәм Комитет билгесе белән тамгаланган продукция хәләл стандартына туры килә, дип белдерә. Көн саен бу предприятиедә җитештерү процесслары Комитет белгече күзәтүе астында һәм хәләл стандарты шартларын һәм таләпләрен үтәгән хәлдә алып барыла", диелгән әлеге хәбәрдә.

Диния нәзарәте әлеге таләпләрне дә китерә: Һәр кошны чалганда “Бисмилләһи Аллаһу Әкбәр” сүзләре әйтелә; чалу процессын мөселманнар башкара һәм контрольдә тота; бөтен кошлар да чалыр алдыннан тере була; чалу өчен каралган кораллар үткенләп кайралган; хайваннар җитез бер хәрәкәт белән чалына.

Шулай ук чалынган кош-кортның каны тулысынча агып бетә; хәнәфи мәзхәбе буенча мал чалганда дүрт кан тамырының теләсә кайсы өчесе киселә: үңәч, трахея һәм ике муен кан тамыры, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100