news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния Нәзарәте Башкортстан мөфтиятенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде

Хәнәфи фикъһенә караган әлеге басмалар мәдрәсәләрдә файдаланылачак.

Диния Нәзарәте Башкортстан мөфтиятенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде
dumrt.ru

(Казан,  21 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Диния Нәзарәте Башкортстан мөфтиятенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәнәфи фикъһенә караган әлеге басмалар мәдрәсәләрдә файдаланылачак. Күрше республика мөфтиятенә китаплар тәэмин итү тугандаш халык белән багланышларны көчәйтү максатында һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән күпкырлы хезмәттәшлек кысаларында башкарылды, диелә бу хәбәрдә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Хәсән ибн Аммар ибн Али әш-Шурунбулялиның гарәп телендә басылган "Нур әл-идах" (фикъһе) китабы, шулай ук гарәп телендә дөнья күргән «Исгафуль-муриддин ли-икамати фараид ад-дин» (авторы – шәйх Абдулгани бин Талиб ад-Димашки) китабы, татар теленә тәрҗемә итеп басылган «Әт-Тәсһил әд-дарури ли мәсәил Әл-Кодури» китаплары тапшырылган

Март аенда Башкортстан Диния нәзарәтеннән рәсми делегация Казанга килгән иде. Кунакларны Татарстан мөфтияте, аның карамагындагы “Зәкят” фонды, хаҗ, вакыф оешмалары, Россия ислам институты, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге эшчәнлекләре һәм тәҗрибәләре кызыксындырган.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсендә кулга-кул тотынып эшләргә кирәклеге турында сөйләшенгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100