news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков Түбән Камада бушлай концерт күрсәтәчәк

Театральләштерелгән концерт 16 гыйнварда була.

Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков Түбән Камада бушлай концерт күрсәтәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камага Казаннан дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков киләчәк. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайты хәбәр итте.

Ильяс Халиков үзенең «Мөнбәр» мөселман театры белән бергә Халык иҗаты йорты сәхнәсендә «Мǝдрǝсǝ — белем чишмәсе» дигән концертын түләүсез куячак.

Театральләштерелгән концерт 16 гыйнвар, пәнҗешәмбе көнне, була. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot