Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дини конфессия вәкилләре Казанда хәрбиләр һәйкәлен мыскыллау очрагын шәрехләде
Дин вәкилләре коткыга бирелмәскә өнди
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Ислам һәм православие вәкилләре 1552 елда Казанны алуда һәлак булган рус сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәлгә (Спас Нерукотво́рный) карата вандаллык актын шәрехләде.
14 декабрьгә каршы төндә Казансу елгасында сугышчыларның туганнар каберлеге урынында төзелгән һәйкәлгә кызыл буяу белән «Зачем ты крестила наших детей», «Никто не забыт, ничто не забыто», «1552» дип язып киткәннәр.
Моның белән бәйле рәвештә, Казанның “Иман” Ислам мәдәнияте үзәге тарафыннан Татарстанда православие һәйкәлен мыскыллау факты буенча борчылу белдерелде.
“Бары тик культурасыз, рухи яктан йомшак, кимсетелгән кешеләр генә мондый варварлык гамәлен кыла ала. Безнең диндә каберләрне һәм чиркәүләрне мыскыллау иң соңгы гамәл булып тора. Моңа Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г. в.с.) дә, танылган мөселманнарның берсе дә юл куймас иде. Мөселманнар һәрвакыт диннәргә тигез карашта булулары һәм христианнарга хөрмәт белән караулары белән белән аерылып тордылар.
Соңгы вакытта “чын мөселманнар” барлыкка килү белән, гомумкешелек һәйкәлләренә каршы көрәш, чиркәү һәм каберләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. Бу вазгыятьне Сүрия мисалында күрәбез, 1,5 мең ел дәвамында христианнар белән мөселманнар арасында булган татулык ислам дине артына качкан бәдбәхетләр тарафыннан ярты елда юкка чыгарылды.
Кызганычка каршы, бу очрак Татарстан Республикасында православие вәкилләренең дини хисләреннән көлүнең беренче очрагы гына түгел. Мөселманнар – алар көчле кешеләр, алар законнарны үти һәм күршеләрен хөрмәт итә. Казан үзәгендә православие һәйкәленә карата мондый җинаять кылучылар үзләрен мөселман дип атый алмый, чөнки мөселманнар үзләрен алай тотмый”, - диелгән “Иман” үзәге рәисе Наил хәзрәт Гарипов мөрәҗәгатендә.
Татарстан митрополиясе сайтында да Казан епархиясенең православие һәйкәлен мыскыллау факты буенча рәсми мөрәҗәгать дөнья күрде:
“Һәйкәлдә мондый язулар пәйда булуны хулиганлык гамәле дип кенә бәяләп булмый. Бу җинаять чираттагы провокация булырга мөмкин, аның максаты - республикада милләтара һәм конфессиара тынычлыкны какшату.
Татарстан халыклары йөз еллар дәвамында бергә яшәү тәҗрибәсен туплаган һәм безнең республика милләтара татулык тәҗрибәсе белән башкалардан аерып тора. Без заманча җәмгыятьтә динара дошманлыкка һәм нәфрәткә урын булырга тиеш түгел дип саныйбыз. Вандаллык ниндидер проблемаларга җәлеп итү ысулы булырга тиеш түгел. Безнең тарих – ул безнең мирас. Безнең һәйкәлләр – өлкән буыннан калган мирас. Һәйкәлләрне мыскыллау үз тарихыңны мыскыллау булып тора”, - дип шәрехләделәр Казан епархиясе мәгълүмат бүлегендә бу гамәлне.
Моннан тыш, Наил хәзрәт Гарипов һәм Казан епархиясе вәкилләре үз мөрәҗәгатьләрендә хокук тәртибен саклау органнары тарафыннан яман ниятлеләрнең тиз тотылуына ышаныч белдерделәр, моны кылганнар җәзасыз калырга тиеш түгел.
Дин вәкилләре мөселманнардан һәм православие вәкилләреннән коткыга бирелмәскә өнди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз