news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дини гыйлемнәре булмаса да, өлкән буын имамнарын алыштырырга кирәкми - Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие фикеренчә, имамнар иң беренче чиратта тормышны белергә, кешеләр белән аралашу осталыгына ия булырга тиеш.

Дини гыйлемнәре булмаса да, өлкән буын имамнарын алыштырырга кирәкми - Камил Сәмигуллин
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Татарстанның Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бүгенге көндә өлкән буын имамнарын алыштырыга кирәкми. Дипломнары булмаса да, имамнар беренче чиратта тормышны белергә, кешеләр белән аралашу осталыгына ия булырга тиеш, дигән фикердә тора ул. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.

Камил хәзрәт сүзләренчә, өлкән буын имамнарының дипломнары булмау сәбәпле, кайберәүләр аларны белемсезлектә гаепли. «Олы яшьтәге имамнарыбыз йолаларыбызны һәм намазга, җеназага килгәндә, аларны башкару тәртибен белеп торалар. Аларны наданнар дип әйтә алмыйбыз», - дип белдерде хәзрәт. Татарстан мөфтие соңгы ике елда имамнарның квалификациясен күтәрү буенча махсус курслар эшләвен әйтте. Әлеге укуларда, Татарстанның төрле районнарыннан килеп, барлык имамнар да диярлек белемнәрен арттырып китә, диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot