news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дини гаиләләр белән эшләү җиңелрәк – Ирек Мукиев

Алар чиксез ресурска ия, ди практик-психолог.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген психолог ярдәменә мөрәҗәгать итүче гаиләләр бар. Әмма алар гаилә мөнәсәбәтләре какшагач кына ярдәм сорап килә. Практик психолог Ирек Мукиев «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

«Гаиләләр тарафыннан психологларга мөрәҗәгатьләр бар. Ләкин инде гаилә таркалыр хәлгә җиткәч, яисә, гомумән, таркалгач кына психологик ярдәм искә төшә. Шуңа да без психологик ярдәмнең никахка кадәр үк кирәклеген, кирәксез эш кебек тоелса да, аның әһәмиятле булуын җиткерергә тиеш. Ә халык әле моңа әзер түгел. Чөнки кирәк санамый. Безнең максат – шул хакта күбрәк мәгълүмат тарату. Колакка бу хакта күбрәк мәгълүмат килсә, иншаллаһ, максатыбызга ирешербез», – ди Ирек Мукиев.

Психолог буларак, ул төрле гаиләләр белән эшләвен, әмма дини гаиләләр белән аралашуның күпкә җиңелрәк булуын әйтте.

«Минем генә түгел, гомум психологлар фикере шундый – диндә булган гаиләләр белән эшләү җиңелрәк. Чөнки алар чиксез ресурска ия, аларда Аллаһы Тәгаләгә ышаныч бар», – диде «Татар-информ»га психолог.

Исегезгә төшерәбез, “Мөселман лидеры мәктәбе” кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәгендә бүген актив мөселман яшьләре өчен гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган лекция укылды. Ир-атлар алдында Ирек Мукиев чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100